Яңа Элмәле авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа Элмәле  авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хаматов,  район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов  2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Авыл җирлегенә керүче Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында 410 йортта 1235 кеше яши. Ел дәвамында 12 бала туган һәм 15 кеше үлгән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 301 баш мөгезле эре терлек, шуларның 110сы савым сыеры,368 баш - сарык һәм кәҗә, 386 баш - дуңгыз, 4 - ат, 327 - куян, 4958 баш- кош-корт, 700 умарта бар.

2016 елда Борис Портнов мини-ферма төзеп 200 мең сум субсидия алган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

Җыенда түбәндәге сораулар бирелде:

- буа ремонты;

-  балалар бакчасы өчен бина кирәк, 13 бала чиратта тора;

- ФАП ремонты;

- юл ремонты;

- хуторга күпер кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International