Ивашкино авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ивашкино  авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,  "Әккәрәй" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Сутягин, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов   2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Ивашкино авыл җирлегенә кергән Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында 368 йортта 1331 кеше гомер итә, 2016 елда 18 бала туган, 21 кеше үлгән.

Халык алдында Виктор Сутягин чыгыш ясады. Ул 2016 елның көзендә пайчылар белән аренда килешүе төзегән, 2400 гектар җирне эшкәрткән, хәзерге вакытта җәмгыятькә эшчеләр җыя.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

Җыенда түбәндәге сораулар бирелде:

- Ивашкино авылы мәдәният йортын ремонтлау;

- "Аккрель" чишмәсен ремонтлау;

- җәй көне халык сусыз интегә;

- өстәмә урам яктырткычлары урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International