Лашман авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында район җитәкчеләре, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Рәвхәт Фәттахов 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.
Лашман авыл җирлегенә кергән Лашман һәм Әмир авылларында 660 йортта 1605 кеше яши. 2016 елда 11 бала туган, 30 кеше үлгән.
Авыл җирлеге территориясендәге җирләрне "Агорпродукт" җәмгыяте, "Ибәтуллин", "Шәйхетдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары, Фәрит Бадаев эшкәртә.
Лашман авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 559 баш мөгезле эре терлек, шуларның 135се савым сыеры, 357- сарык, 108 - кәҗә, 5 - ат, 91 - куян, 5139 баш кош-корт, 15 баш умарта тоталар.
2016 елда 296900 литр сөт сатканнар. Иң актив сөт сатучылар: Алмаз Лотфуллин, Фәрит Бадаев, Таһир Галимов, Фазыйл Ибәтуллин, Рауфан Галимов, Әхсән Галиев.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.
Җыенда түбәндәге сораулар бирелде һәм тәкъдимнәр кертелде:
- Лашманда урамнарга өстәмә яктырткычлар кую;
- газ санагычларын тикшерү һәм алмаштыру;
- газ торбаларын буяу;
- тракторга арба кирәк.
Лашман авылы халкы район үзәк больницасы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.