Чирмешән авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, аның урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.
Чирмешән авыл җирлегенә керүче дүрт авылда 2468 хуҗалыкта 7081 кеше яши, шуларның 3405се ир-атлар, 3678се хатын-кызлар. 2016 елда халык саны артмаган, 72 сабый туган, 69 кеше үлгән. Шулай ук 150 кеше килгән, 154 кеше киткән.
Милли состав буенча:
руслар - 2039 ягъни 29,1%
татарлар - 3631 ягъни 51,1 %
чувашлар - 888 ягъни 12,5%
мордвалар - 407 ягъни 0,7%
башка милләтләр - 116 ягъни 1,6%
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үзенең чыгышында республикада эшләп килүче 35 программа турында сөйләде һәм 2017 елга бурычларны искә төшерде.
Җыенда күтәрелгән сораулар:
- мәгариф ошмаларыннан маклатура җыю;
- Мәктәп урамына ремонт үткәрү;
- урам яктыркычларын алмаштыру;
- район үзәк больницасындагы түләүле хезмәтләр хакында;
- авыл җирендә тракны яхшару программасының эше турында.