Һәр елны 25 январьда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул көн уңаеннан Чирмешән бүлеге Яшь Гвардия активистлары "Кампус" проекты кысаларында Нурлат аграр техникумы студентлары белән "Брейн-ринг" уены уздырдылар.
Катнашучылар ике командага "Шаурмишки" һәм "Типо грибы" бүленделәр. Уен барышында төрле интеллектуаль сораулар бирелде.
Чара ахырында балларны санагач, "Шаурмишки" командасы җиңүче дип табылды.