Нагорный поселогында гомер итүче Федосия Евдокимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көнне унсигезенче оныкчыгы дөньяга аваз салган. Юбиляр өчен иң зур бүләк нәкъ шул булгандыр.
Сосновка кызы Федосиягә сугыш елларында, аннан соң да тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Авыл да эшче куллар азаю белән яшүсмерләр дә олылар белән бергә җиң сызганып колхоз эшенә керешә. Әле шул арада фронтка йон оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерәләр. Федосия Григорьевна Горькийда торф чыгаруда да катнаша.
Сугыштан соң ул Нагорный егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Николаевичка кияүгә чыга. Алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр, кызганыч, бер улларын җирлиләр.
Бүген юбиляр улы Михаил белән гомер итә, ире үлгәнгә дә 6 ел вакыт үткән. Күршедә генә яшәүче кызы Зоя да гел әнисе янында.
-Әнинең больницага барганы юк, үткән ел инсульттан соң да өйдә генә тернәкләнеп китте, - ди Зоя. - Хәтере начарланса да, үзе хәрәкәтләнә, әле җәй көне чебиләр, каз бәпкәләре дә саклый.
Федосия Григорьевнаны юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да котлады. Аларның котлау хатларын һәм истәлек бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды, теләкләрен җиткерде.