Мемориаль үзәктә Ивашкинода туган хәрби журналист, язучы Вареев Василий Петровичка багышланган күргәзмә ачылган. Күргәзмәдә гаилә фотолары, Шолохов М.А. белән төшкән фотолары, газетадагы мәкаләләре, китаплары урын алган. Теләүчеләр ай дәвамында күргәзмәгә килә алалар.