Татарстанда бердәм укучы билеты булдырыла, ул республика территориясе буенча эшләячәк. Чирмешән үзәк китапханәсе дә "ТР милли электрон китапханәсенә" тоташтырылган. Китапханә хезмәткәрләре мәгариф оешмаларына барып бердәм укучы билеты алуның кагыйдәләре белән таныштыралар.