Ел тәрбиячесе - 2017

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында 7 февральдә Лениногорскида район данын яклаячаклар.
Быел иң яхшы тәрбияче исеменә ун  кеше дәгъва итте. Тәрбиячеләр бәйгенең беренче турында таныш булмаган бакчада, балалар төркемендә ачык дәрес биргәннәр. Сүз уңаеннан, конкурста район үзәгенең “Ландыш”, “Әкият”, “Чишмәкәй”, “Ромашка”, “Каенкай” һәм  Иске Котыш, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Әккәрәй балалар бакчаларында эшләүчеләр катнашкан.

Район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында үткән финал өлешендә алты кеше көч сынашты. Якташларыбыз әүвәл үзләре белән таныштырдылар, аннан соң инде  педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс күрсәттеләр. Аларда хезмәттәшләренә көч биреп утыручы тәрбиячеләр дә актив катнаштылар, җырладылар – биеделәр, уеннар уйнадылар, кәгазьдән модельләр (флексагоны) ясарга өйрәнделәр, суда рәсем ясау техникасы (эбру) белән таныштылар, хәтта, кашык белән “сәяхәт” ясадылар. 

“Ел тәрбиячесе” район конкурсының җиңүчесе дип “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Чернова табылды. “Әкият” балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Маргарита Долгополова һәм “Ландыш” бакчасы тәрбиячесе Айгөл Нигъмәтуллина икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Алар республика этабында район данын якларга әзерләнәләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International