Мәхтүмә Фәракша кызын юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина котлады. Миләүшә Тәүфыйковна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Мәхтүмә Фәракша кызы 12 яшеннән колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы чорында 15 яшьлек кыз дүрт ел Казанда хәрби заводта эшли.
- Ачтан үләм, дип әтигә хат язгач, мине чакыртып кайтардылар, - ди юбиляр. - Әле берничә ел ат белән урман ташыдым, атларны да үзебез җигә идек.
Мәхтүмә туган авылына кайткач күп еллар фермада эшли, бозаулар, үгезләр карый. Мәхмүмә Гыйләҗева пенсиягә чыккач та 10 ел чөгендер эшкәртә.
Мәхтүмә әби ире белән биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген ул 11 оныгына һәм шул кадәр үк оныкчыгына яраткан әби. Юбиляр җәй көннәрендә үз нигезендә яшәсә, кышларын балаларына кунакка бар.