"Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2017нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.

Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 30 минут бирелә.

Имтихан язуда барлык районнар да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International