2017 елның 1 февралендә Яңа Элмәле мәктәбе спорт залында 2002-2003 елда туган малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды.
Ярышларда Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Ульяновка һәм Чирмешән кадет мәктәп-интернаты командалары көч сынашты. Малайлар командасы арасында кадетлар беренче булды, икенче урында - Яңа Элмәле командасы, өченчедә - ульяновкалылар.
Кызлар арасында: Яңа Элмәле командасы - беренче, Ульяновка командасы - икенче, искеэлмәлелеләр өченче.