Фәрит Мөхәммәтшин: "Фермерлар -  авыл халкының иң алга киткән, инициативалы һәм  яңалыкка омтылучы өлеше"

2017 елның 3 феврале, җомга

Хәзерге заманда бернинди бизнес та мөстәкыйль рәвештә генә алга бара алмый, ди министр.
 Мин барыгыз өчен дә һәрчак ачык. Мин сездән читләшмәгән, кыенлыкларыгыздан курыкмыйм. Мин аларны тыңларга, ишетергә, сезнең белән янәшә булырга әзер.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерларына шулай дип белдерде. Министр бүген Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясады.

Съезд эшендә Чирмешән районы делегациясе составында  Хәйрисламов Альфрит Хәниф улы, Шәйхетдинов Раушан Рауфан улы, Фәтхетдинов Илгизәр Исрафил улы, Хөснуллин Габбас Мингаяз улы катнашты.

“Кыенлыклар акчада түгел. Чөнки хәзерге заманда бер нинди бизнес та мөстәкыйль рәвештә генә алга бара алмый. Базар тулган, шуңа да продукцияләрен гамәлгә кую системага салынмаган товар җитештерүчеләргә бик авыр. Урыннарда административ каршылыклар, эре җитештерүчеләр белән көндәшлек шулай ук кыенлыклар тудырып тора”, - диде Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, фермерлар азык-төлек җитештерергә өйрәнде, күбесенең бу эш бик яхшы бара. “Кайберәүләрегезнең үсеш өчен ресурслары да барлыкка килә. Әмма бездә хаман сезнең продукцияне сату системалаштырылмаган. Өстәвенә, эшкәртүчеләр күп күләмдәге товар белән кызыксына. 1 литр сөтне генә алыйк. Сез аны 200-300 литр тапшырасыз икән, прицеплы “Камаз”лап тапшыручыга караганда, бәясе 2 сумга азрак була. Шуңа да без сезне  кооперативларга берләштерергә тиеш. Сезнең арада мөнәсәбәтләр мөмкин кадәр ачык булырга, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләрдә төзелү шарт”,- диде министр.

 

Сүз уңаеннан, Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә чираттагы пилот проектларына кергән. Аның оештыру комитеты рәисе — РФ Хөкүмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Игорь Шувалов. Әлеге проект илнең 5 төбәгендә сынап каралачак. Марат Әхмәтов һәм республиканың икътисад министры Артем Здунов эшче төркем составына кертелгәнлеге мәгълүм. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International