"Иң шәп вожатый - 2017"

2017 елның 4 феврале, шимбә

2017 елның 3 февралендә "Иң шәп вожатый" республика конкурсының район этабы узды. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

Конкурсның максаты -  отряд вожатыйларының эшчәнлеген активлаштыру, аларга  активлыкларын арттырырга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү.

Жюри конкурсантларның эшчәнлеген берничә юнәлештә бәяләде. Конкурсантлар үз-үзләрен  презентацияләделәр, отряд белән уздырылачак чараның сценарийын тәкъдим иттеләр, пионериянең 95 еллыгына багышлап эссе дә язганнар, социаль мәгънәгә ия проектлары  аша да үзләрен күрсәтә алдылар. Жюри барына да гадел бәя биреп, урыннар билгеләде.

1 урында - Күтәмә мәктәбеннән Люба Уляшкина (җитәкчесе Зорина В.Ф.);

2 урында - беренче Чирмешән мәктәбеннән Владислава  Филимонова (педагог-оештыручы Смирнова Е.Н.); Әккәрәй мәктәбеннән Александра Краснова (җитәкчесе Евдокимова И.А.);

3 урында - икенче Чирмешән мәктәбеннән Алена Ваулина (җитәкчесе Нуретдинова Л.Ф.).

Конкурс призерларына Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүченең конкурс эшләре Казанга республика этабына (заочный) тәкъдим ителә.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International