Атналык киңәшмә

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның 6 февралендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте.

"Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алудагы хезмәтләре өчен дәүләт статистикасы Федераль хезмәте медале" белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр:

Әхлиуллин Марат Хәбибулла улы
Насыйрова Флюра Илаитдин кызы
Камалова Альбина Мәксумҗан кызы
Заһретдинова Рәмзия Рафик кызы
Гайсина Гөлназ Шәрип кызы
Гарифуллин Әсхәт Кәрим улы
Пешкова Елена Григорьевна
Имаметдинова Фәридә Самат кызы
Шәйхатдарова Әлфинур  Вәлиәхмәт кызы

Атналык киңәшмә барышында  район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Надежда Фомина, мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Кармыш  авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция эше хезмәте начальнигы Рәсих Шәфыйков чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International