1-3 февраль көннәрендә республикада берничә мәйданчыкта 75 төрле һөнәр буенча көч сынаштылар.
Районның 36 укучысы Казанда WorldSkills Russia "Яшь осталар" төбәк чемпионатында булдылар. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә узды. Укучылар эшче һөнәрләр конкурсын күреп кайттылар. Малярлар, электрчылар, флористлар, веб-дизайнерлар, токарьлар, чәч кисүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.