Сабыйларның яраткан мультфильмнарының берсе – «Фиксики» мультфильмы Тукай телендә сөйләшә башлады! Бу яңалык аеруча яшь әниләрне сөендерде. Татар теленә «Фиксиләр» дип аталган мультикны бөтен Татарстан балалары карый алачак. Intertat.ru, беренчеләрдән булып, бу проект авторлары белән аралашты.
ТАТАР АРТИСТЛАРЫ «ФИКСИЛӘР»ГӘ ӘВЕРЕЛГӘН
60 сериядән торган мультфильмның һәрбер сериясе 5-6 минут чамасы бара. «А, кто такие Фиксики? Большой-большой секрет!» дип җырлаучылар хәзер «Ә, кемнәр соң ул Фиксиләр? Әйдә әле, сер булсын!» дип моңлана.