Чирмешән район үзәк больницасында ачык ишекләр көне

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 елның 4 февралендә Чирмешән район үзәк больницасында, "Ак халатлы фәрештәләр" исемле һөнәр сайлау чарасы кысаларында,  район мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары  Казан дәүләт медицина университеты студентлары белән очраштылар.

КДМУ студентлары Абдуллин И. һәм Бәдретдинов И.  университетка керү, анда уку тәртибе белән таныштырдылар,  унверситет турында сөйләделәр. Чыгарылыш класс укучылары үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алдылар, хәзер алар үзләре хәл итә, медицина юнәлешен сайларгамы, әллә юкмы?

Баш врач Рөстәм Мирзин яшь белгечләргә  булган өстенлекләр турында сөйләде. Очрашу  ахырында баш врач барлык бүлекләр буенча экскурсия уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International