Чирмешән районы поркуратурасы 22 яшьлек Илгиз һәм Рәсих, шулай ук 23 яшьлек Рәдис Гыйрфановларга карата кузгатылган гаепләүне куәтләде. Алар 8 җинаять эшләүдә гаепләнә.
Гыйрфановлар 2016 елның сентябреннән ноябренә кадәр 180 мең сумлык матди товар урлаганнар.
Суд Рәсих һәм Рәдис Гыйрфановларны 1 ел да 7 айга кырыс режимлы төзәтү колониясен һәм 1 ел да 2 айга колоние-поселениега озатырга дигән карар чыгарды, беренчесен суд залында арестовать итсәләр, икенчесе утыру урынына үзе барачак.
Илгиз Гыйрфанов урланганнарның зыянын өлешчә кайтару сәбәпле, 2 ел сынау срогы белән 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Җәза үз көченә керде.
Чирмешән районы прокуратурасы.