"Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2017" республика конкурсының төбәк этабы

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген  Лениногорск районы Тимәш балалар бакчасында "Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2017" республика конкурсының төбәк этабы узды. Анда безнең районнан "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Чернова Н.И., "Әкият" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Долгополова М.В., "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Нигмәтуллина А.И. катнашты.

"ТР ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының финалында 30 тәрбияче катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International