2017 елның 7 февралендә ТР Дәүләт Советы Депутаты Илгиз Мисбах улы Салихов Чирмешән районында гражданнарны кабул итте.
Кабул итүдә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллиннар катнашты. Депутатка 10 кеше мөрәҗәгать итте.