Лашманда әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы интерактив-белем бирү чарасы узды. Аны республиканың “Кадрлар резервы” проекты кысаларында мәктәпнең “кичәге” укучысы үткәрде.
-Хәзер, балалар, тактадан рәсемнәр күрсәтәм. Ә сез тере табигатькә - кул чабасыз, тере булмаганга кул күтәрәсез,- дип башлады дәресне Казан дәүләт мәдәният институты студенты Фәния Вәгыйзова.
Табигать турында мультфильм карау, такта янына чыгып, рәсемнәр ясау... Фәния Ренат кызы малайларны, кызларны әнә шулай табигать белән дус булырга өйрәтте.
“Башкаларны үстереп, үзебез дә үсәбез” девизы белән узган бу очрашу быел Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган иде. 2009 елдан тормышка ашырылучы “Кадрлар резервы” проекты Фәния кебек яшьләргә үз сәләтләрен, иҗади потенциалларын үстерергә булыша. Бу эшне республиканың Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы булышлыгы белән, “Татарстан республикасының иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый төбәк оешмасы алып бара икән. Фәния Вәгыйзова шуның катнашучысы буларак оештырырга тиешле тәүге чарасын тәкъдим итте.