Чирмешәндә "Архитектура десанты"

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 8 февралендә Яшьләрнең ял итү үзәгендә Совет урамындагы Яшьләр скверын үзгәртеп коруга багышланган семинар узды.

Семинарда "Архитектура десанты" мастерское архитекторлары, проектлау буенча белгечләр, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм район үзәгендә яшәүчеләр катнашты.

Яшьләр скверын проектлау буенча белгечләр ике сәгать дәвамында  халык белән андагы проблемалар турында сөйләштеләр.

Архитекторлар Лилия Гыйззәтова һәм Әлфия Шәфыйковалар үзләренең эскиз проектларын презентация формасында тәкъдим иттеләр. Презентация йомгаклары буенча семинарда катнашучылар ике төркемгә бүленеп үз проектларын тәкъдим иттеләр, үзгәрешләр керттеләр. Төркемнәр ахырдан бер фикергә килделәр -  скверда алар Чирмешән символы ябалакны күрергә телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International