2017 елның 8 февралендә Ивашкино урта мәктәбе базасында «Системно-деятельностный подход как основа формирования метапредметных результатов обучения» темасына башлангыч класс укучыларының семинары узды.
Семинарның практик өлеше ачык дәрес формасында оештырылды. Антонова Наталия Ильинична 3 класста "100 эчендә тапкырлау таблицасы" темасына ачык дәрес күрсәтте. Антонова Валентина Порфирьевнаның 4 класста «Склонение имён существительных» темасына рус теле дәресен карадылар. «Невидимые нити в зимнем лесу» темасына Еферова Ирина Анатольевна 2 класста әйләнә-тирә мохит дәресен күрсәтте.
Семинар югары дәрәҗәдә узды, оештыручыларга зур рәхмәт.