15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуга 28 ел. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалында "Әфган һәм Чечня юллары" исемле патиотик сәгать уздырдылар. Чара барышында студентларга хәрби конфликтның сәбәпләре һәм совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр.