"Намус белән Ватанга хезмәт итү!" музей дәресе

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел.  Ул елларның вакыйгалары тарихка күчкән.  Мемориаль үзәк әфганчылар турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Алар яшь буынга чын патриотизмның мәгънәсен аңларга ярдәм итә.  Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне кысаларында Мемориаль үзәктә Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән  "Намус белән Ватанга хезмәт итү!" исемле музей сәгате уздырылды.  "Алар үз бурычларын  үтәде" исемле экспозиция янында Мурзина Л.Н. якташларыбыз турында сөйләде, кайбер чирмешәнлеләрнең язмышларына аерым тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International