Мордва Афонкәсеннән Ульяна Степановна Моисеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Мордва Афонкәсеннән Ульяна Степановна Моисеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ульяна Степановнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев котлады.

Рәмзия Шакировна юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлекле озын гомер теләп бүләк тапшырды.

Бөек Ватан сугышы елларында  14 яшьлек Ульяна берничә авылдашы белән Казан шәһәрендә авиация заводында фрезеровщик булып эшли. Ул буын кешеләренә авырлыкларны да, ачлыгын да күрергә туры килә.

Сугыштан соң Ульяна Степановна туган авылында колхозда төрле эшләр башкара. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда алар тырыш гаилә буларак билгеле. Ире уңган тегермәнче була, балалары да барлык эшләрдә дә булыша.

Ульяна Степановна бүген дә боекмый, мордва һәм рус җырларын  җырларга ярата. Инде 7 ел Чирмешәндә улы һәм килене тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International