Кара Чишмәдән Мөхәммәдиева Гайшә Харис кызы 90 яшендә дә шигырьләр яза

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 февралендә Кара Чишмәдән Гайшә Харис кызы Мөхәммәдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның юбилеена балалары, оныклары, оныкчыклары һәм туганнары җыелган.

Гайшә Харис кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков котлады.

Рәмзия Шакировна юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлекле озын гомер теләп бүләк тапшырды.

Күп кенә яшүсмерләр кебек Гайшә Харис кызына да сугыш елларында колхозда бөтен авыр эшне башкарырга туры килә. Алар ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Ярмөхәммәт белән 7 бала үстерәләр. Исәнлеге начар булу сәбәпле ире хуҗалыкта эшли алмый, шуңа барлык авырлыклар, бала тәрбияләү дә  Гайшә әби җилкәсендә була.  Шул ук вакытта Гайшә тирә-күршеләренә дә булыша, бер вакытта да иренеп тормый.

Гайшә әбинең 15 оныгы, 15 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының да баласы бар.  Бүген ул Кара Чишмә авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә яши, шигырьләр яза, намаз  саен аллага бүгенге матур тормыш өчен рәхмәтләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International