2017 елның 28февралендә 2016 ел йомгаклары буенча Чирмешәндә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты узды. Әлеге чарада шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыручылар, сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, район активы катнашты.
Слетны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачты. Ул үзенең чыгышында район территориясендә сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә рәхмәтләрен ирештерде.
2016 ел дәвамында районда 3568 тонна сөт җыелган, 2015 ел белән чагыштырганда бу 12%ка күбрәк. Авыл җирлекләре арасында иң күп сөт Түбән Кәминкә авыл җирлегендә җыелган (435 тонна), алар беренче. Икенче урында Чирмешән авыл җирлеге - 398 тонна, Туймәт авыл җирлеге - өченче (382 тонна).
Үткән ел белән чагыштырганда районда сыерлар саны 23кә арткан. Иң күп арту Түбән Кәминкә (25), Лашман (12), Ульяновка (8) авыл җирлекләрендә. Шул ук вакытта Түбән Кармалка, Күтәмә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә сыер саны кимү дә күзәтелә.