Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хатын-кызлар Россия тарихында" исемле күчмә китап күргәзмәсе оештырдылар. Бу күргәзмә Татарстанның һәм Россиянең танылган хатын-кызлары турында күп мәгълүмат бирә. Китапханәчеләр өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да бу темага мәгълүмати сәгать уздырдылар. Биредә яшәүчеләр бик теләп китапханәчеләрдән бердәм укучы билетлары алдылар.