Февральнең соңгы көннәрендә Чирмешән районы командасы пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча җиденче Республика темпо-турнирының зона этабында катнашты. Аксубайда узган зона ярышларында Аксубай, Әлки, Нурлат, Спас,Чирмешән районнары командалары катнашты.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Нурлат районы
2 урын - Аксубай районы
3 урын Чирмешән районы.
Шәхси беренчелектә безнең пенсионерла 2 урын яулады: Самат Ризванов һәм Римма Баянова.