Экология дәресе

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә дә Татарстан Республикасында экология һәм табигый киңлекләр елын  ачуга багышланган экология дәресләре уза. Экологик белем кешенең әйләнә-тирә мөхиткә карашын үзгәртә, табигатькә карашны икенче яктан ача.

Бүген икенче Чирмешән мәктәбенең биология укытучысы Алеева Р.В. да экологик дәрес уздырды. Мәктәптә узган бу чарада ТР  министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигының беренче урынбасары Гәрәев Айрат Рәшит улы, район башлыгы Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең беренче категорияле белгече Әхмәтова Раилә Шамиль кызы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Әхтәмова Светлана Тәлгать кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International