6 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең йомгаклау чарысында безнең район делегациясе дә катнашты.
Республика җитәкчелеге белән очрашуга Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Закирова, Девичья Полянада яшәүче фермер, җиде баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алган Юлия Якимова һәм Түбән Кәминкәдән пенсионер, озак еллар сыер савучы булып хезмәт куйган Минҗинан Мортазиналар барды.