10 мартта беренче Чирмешән мәктәбендә "Макулатура җый - табигатьне саклауга үз өлешеңне керт" исемле экологик акция узды

2017 елның 12 марты, якшәмбе

10 мартта беренче Чирмешән мәктәбендә "Макулатура җый - табигатьне саклауга үз өлешеңне керт" исемле экологик акция узды.

1-11 класс укучылары өйләреннән кирәкмәгән газета-журналлар, иске китаплар, картон алып килделәр. Җыелган макулатураны Әлмәттән килгән икенчел чимал җыючыларга тапшырдылар. Бүгенге көнгә укучылар тоннадан артык макулатура җыйды. Һәр укучы әйләнә-тирәне чистартуга көченнән килгән кадәр өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International