Кызыклы кеше белән очрашу

2017 елның 12 марты, якшәмбе

Икенче Чирмешән мәктәбенең 7 класс укучылары, "Яшь краевед" түгәрәге членнары 1972-1976 елларда Чирмешән урта мәктәбендә  пионервожатый булып эшләгән Гришанина Елезавета Павловна белән очраштылар.  Ул укучыларга пионер сафларына 9-14 яшьлек укучылар кабул ителүе турында сөйләде. Пионер сафларына алынган һәр укучы линейкада тантаналы вәгъдә бирә иде. Аларга галстукларны коммунист, комсомол яки өлкән пионер тага.  Гадәттә,  мондый чара 22 апрель -В.И.Ленин туган көндә, һәйкәл янында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International