7-10 мартта Новочебоксар шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Ирина Солдатова истәлегенә уктан ату буенча 14нче Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән спортчылар катнашты. Татарстанны Казан укчылары һәм Лашман мәктәбеннән 3 укучы тәкъдим итте.
Ләйсән Миһманова 535 очко җыеп көмеш медаль иясе булды. Гатина Фирүзә 498 очко җыеп 12нче урынга чыкты. Вафин Рәсим кабат спорт мастерына кандидат нормасын раслады.
Укучыларны һәм тренерлары Фаиз Биляловны тәбрик итәбез!