Бүген, 2017 елның 13 мартында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, инфраструктура үсеше бүлекчәсе начальнигы Хәлим Салихов, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Галимов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек начальнигы Мирзаһит Гатин чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар.