14 мартта Чирмешән лицеенда «Организация методической работы в школе в рамках внедрения ФГОС» темасына укыту эшләре буенча директор урынбасарларының семинары узды.
Семинар барышында педагоглар башлангыч класста, инглиз теле һәм тарих фәннәре буенча ачык дәрес карадылар.
Семинар кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.К. төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча мастер-класс күрсәтте. Педагоглар түгәрәк өстәл тирәсендә үзләрен кызыксындарган сорауларны, проблемаларны тикшерделәр.