2017 елның 9-11 мартында Яшел Үзән шәһәрендә "Татарстан өмете" ТР беренчелегенә 2003-2004 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узды.
Әлеге ярышларда Татарстанның 10 шәһәреннән һәм 17 районыннан 300ләп чаңгычы катнашты. "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы авыл районнары арасында 11нче урынны алды. Команда составында Иванов Владимир, Анисимов Данил, Ермолаев Данил, Трофимов Никита, Евдокимов Василий, Андронов Артур, Тимирясова Варвара, Колесникова Ксения чыгыш ясады.