16 мартта Әккәрәй мәктәбе базасында «Развитие творческих способностей младших школьников средствами игровой технологии» темасына башлангыч класс укытучылары семинары узды. Семинарда район мәктәпләреннән 26 педагог катнашты.
Семинарның практик өлешендә укытучылар: Еферова Лариса Андреева, Иляшкина Ирина Витальевна, Мензелина Алефтина Германовна, Трофимова Людмила Михайловна ачык дәресләр күрсәттеләр. Алар дәресләрдә уен технологияләре кулланып башлангыч класс укучыларында ничек итеп иҗади сәләт үстерүне күрсәттеләр.
Семинарга йомгак ясау "түгәрәк өстәл" формасында узды.