"Язгы каникуллар" ЮХИДИ акциясе

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

15еннән 28 нче мартка кадәр районда “Язгы каникуллар” «Весенние каникулы»  дип аталган оператив-профилактик чара уза. 
ЮХИДИ инспекторлары бу чорда мәктәп һәм балалар бакчаларында юл куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләрен активлаштыра, кагыйдә бозучы балаларны исәпкә ала, автомобильләрдә ул-кызларыбызны махсус утыргычларда йөртүгә игътибар итә. Кыскасы, язга кердек, димәк юлларда балалар, велосипедчылар артачак. Шуның өчен, машина йөртүчеләр, зинһар карабрак йөрик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International