2016 ел салымын түләү өчен 8 көн вакыт калды - 2017 елның 1 декабре

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

   2016 ел салымын түләү өчен 8 көн вакыт калды - 2017 елның 1 декабре. 22 ноябрь мәгълүматлары буенча тиешле 24,1 миллион сумның 15,3 миллион сумы (63 %) түләнгән 8,8 миллион сум җыясы калган.

Бүгенге көнгә Иске Котыш авыл җирлеге милек салымы түләү буенча эшен төгәлләде. Түбән Кармалка  (97%), Туймәт авыл җирлекләрендә (86%) эш төгәлләнеп килә.  Кармыш (56%), Чирмешән (55%), Бәркәтә (48%) авыл җирлекләре артта калучылар арасында.

Үткән елның 22 ноябрендә барлык төр салымнарның - 75%, җир салымы - 88%, милек салымы - 83%,  транспорт салымы 69 % җыелган булган.

Исегезгә төшерәбез,  салымны 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.  Түләүләрне  дәүләт порталы, терминал, касса һәм элемтә бүлекчәләре аша да башкарырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International