Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков эш визиты белән Чирмешән районында булып китте. Халыклар белән район прокуратурасында очрашты. Кунакка дүрт җирле гражданин мөрәҗәгать итте. Илдус Нәфыйков аларны игтибар белән тыңлады, кинәшләрен бирде, кайберләрен өйрәнергә ышандырды.