Яңа ел һәр гаиләдә тылсымнар көтә торган бәйрәм. Күп кеше әле аның килеп чыгу тарихын һәм йолаларын белми. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре беренче Чирмешән мәктәбенең 7 лксс укучылары белән "Яңа ел: тарихы һәм йолалары" исемле сәгать уздырдылар. Чара барышында балалар яраткан бәйрәмнәре турындагы барлык сорауларына да җаваплар таптылар, Яңа ел викторинасында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.