1953 елның 14 декабрендә Чирмешәндә трагедия була

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

1953 елның 14 декабрендә Чирмешәндә трагедия була. Керосин лампасыннан ут чыга, әти-әниләр мәктәпкә йөгерә, аны хәрбиләр камап ала.

Өлкәннәр сүзләренә караганда укучылар өстәмә чыгу юлына йөгерә, ә анда яңа җиһазлар өйгән булганнар. Балалар котылу өчен икенче каттан сикерәләр.

Ә икенче көнне иртән 10 а класс һәм аларның класс җитәкчеләре Ульяна Смалькова янып үлгәне билгеле була.  Укучылар  башлангач класс укучыларын коткаралар, аларны алып чыгу өчен кабат-кабат янгынга керәләр.

Мемориаль үзәк яшьләрнең ял итү үзәге белән берлектә бу көнгә багышлап чара уздырдылар. Янган мәктәп урынына куелган  һәйкәл янына  кадетлар мәктәп-интернаты укучылары һәм укытучылары җыелды, янгында үлүчеләрне искә алдылар, венок куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International