Чирмешән районы эшмәкәрләре "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" конкурсы җиңүчеләре. 22 декабрьдә Казанда Фәрхать Мортазин - төзелеш номинациясендә, Игорь Жуков - социаль өлкәдәге эшмәкәр номинациясендә, Илнур Салихов - транспорт номинациясендә бүләкләнде.
Әлеге конкурс кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында инде бишенче ел уздырыла.