Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Нинди генә заман, нинди генә кыенлыкларга карамастан, Яңа ел халкыбызның иң яраткан матур бәйрәме булып кала. Олыбыз-кечебез – һәрберебез могҗизаларга өметләнә, теләкләр тели.
Әлбәттә, хәзер һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Билгеле, авырлыклар да булды, хәл ителмәгән бурычлар да калды. Ләкин без, чирмешәнлеләр, узып баручы елда хезмәт режимында яшәдек һәм эшләдек. Районны социаль-икътисади үстерүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләремне белдерәм.
Кадерле чирмешәнлеләр! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, уй-хыялларыгызның чынга ашуын һәм яңадан-яңа уңышлар телим.
2018 ел үзебез, гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен горурланырлык эшләр елы булсын.
Яңа ел иминлек, яшәү энергиясе, һәр мизгелнең кабатланмас булуын аңлау хисләре алып килсен.
Сезгә саулык, бәхет, шатлык телим.
Киләсе Яңа ел белән!