Иске Элмәледән Маськина Анастасия Николаевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 28 декабрендә Иске Элмәледән Маськина Анастасия Николаевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте. 

Анастасия Николаевнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм  Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов котлады. Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты тапшырды һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән  котлаулар  ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

2018 елда Анастасия Николаевна белән  ире Сергей Александровичның бергә гомер итүләренә 65 ел тула.  Юбилярны котларга барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелган. Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, белем биргәннәр, һәр берсе тормышта үз урынын тапкан. Бүген аларның 15 оныклары һәм өч оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International