Татарстан Республикасының сәнгать мәктәпләреннән ун укучы, халыкара конкурслар җиңүчеләре Мәскәүгә Кремльдәге чыршы бәйрәменә чакыру алды. Алар арасында Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучысы Илшат Латыйпов та бар иде. Укучылар өчен Мәскәү һәм аның музейлары буенча экскурсия дә оештырылган.