Район үзәгендә Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр.
12 январьдә Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында Раштуа бәйрәмен күмәкләшеп билгеләп үттеләр. Чараны рус милли оешмасы районның мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп оештырдылар. Һава торышы салкын булуга карамастан бәйрәмгә олылар да, балалар да күп җыелды. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды. Кунакларны кайнар чәй һәм пироглар белән сыйладылар.